Термометр баганалары күрсәткече нормадан югары билгесендә торачак
Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд августта нинди һава торышы көтелүе турында белдерде.
Аның сүзләренчә, термометр баганалары күрсәткече нормадан югары билгесендә торачак, дип яза «Российская газета». Эссе һәм кояшлы булачак, +30 градустан да түбән булмас дип фаразлый ул.
«Барлык күрсәткечләр буенча август җылы булуы көтелә», — ди белгеч.
фото: Эльвира Мөбарәкшина
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев