Әлеге хезмәт беренче карашка гади, җиңел кебек тоелса да, ул зур сабырлык, җаваплылык һәм кешеләргә карата игътибар таләп итә. Өлкәннәрнең һәркайсының үз холкы, үз язмышы, дигәндәй…
Әсән-Елга авылында яшәүче Гүзәлия Миннебаева күп еллар дәвамында социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә аның карамагында дүрт өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Ул аларның һәркайсына ярдәм кулын суза, көндәлек мәшәкатьләрендә булыша һәм игътибарын кызганмый.
– Мин үзем Әсән-Елга кызы. Мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алганнан соң, хезмәт юлымны “Әсәнбаш” хуҗалыгында хисапчы буларак башлап җибәрдем. Соңрак авылдашым Таһир белән гаилә кордык, бер-бер артлы балаларыбыз туды. Шуннан соң тормышымда яңа этап башланды: һөнәремне тулысынча алыштырырга туры килде. Бераз балалар бакчасында эшләп алдым да, 1999 елдан социаль хезмәткәр вазыйфасына алындым, – ди Гүзәлия Габделхак кызы.
Үз карамагындагы дүрт өлкән кешенең көндәлек тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә язмам герое. Әмма өлкәннәр өчен иң мөһиме – аның игътибары һәм җылы мөнәсәбәте. Шуңа күрә алар социаль хезмәткәрне һәрчак көтеп ала һәм рәхмәт сүзләрен кызганмый.
– Әби-бабайларымның барысы да 80 яшьтән узганнар. Өчесенә – атнага биш, ә берсенә ике тапкыр киләм. Шөкер, һәрберсе белән уртак тел табып эшлим, – ди ул. – Иртәбез хәл-әхвәл белешүдән башлана. Өлкәннәрнең кан басымнарын, тән температураларын үлчәп алганнан соң, чәй куеп җибәрәм. Алга таба өй эчендәге эшләрне башкарам, кием-салым, урын-җирләрен алыштырам һәм кер юу машинасына салып җибәрәм. Шулай ук һәрберсенә газеталар, айга бер тапкыр пенсияләрен алып кайтып бирәм, коммуналь хезмәтләр өчен түлим. Вак-төяк мәшәкатьләр белән көннең узганы сизелми дә. Мин үземнең карамактагы өлкәннәргә шулкадәр ияләнеп беттем ки, һәрберсе туганнарым шикелле якын һәм кадерле. Аларны уйлап йокларга ятам, исән-сау уяндылармы икән дип, күземне ачам. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә элемтәдә торам, үзем җитешә алмаганда, оныкларны булса да хәлләрен белешергә йөгертәм.
Әлеге хезмәт беренче карашка гади, җиңел кебек тоелса да, ул зур сабырлык, җаваплылык һәм кешеләргә карата игътибар таләп итә. Өлкәннәрнең һәркайсының үз холкы, үз язмышы, дигәндәй…
– 30 елга якын вакыт эчендә социаль хезмәткәр эшенең төрле якларын күрергә туры килде. Шатлыклы мизгелләр дә, күңелгә авыр тәэсир иткән хәлләр дә булды. Әмма иң мөһиме – кешеләргә кирәкле булуыңны тою. Өлкәннәр сине көтеп ала, серләрен сөйли, киңәшләрен бирә. Кайчак алар өчен дару яки азык-төлек алып кайту гына түгел, ә хәлләрен белеп, сөйләшеп утыру да зур ярдәм булып тора. Шуңа күрә һәркайсына якын кешем кебек карарга тырышам, – ди Гүзәлия Миннебаева. – Вакытны дөрес итеп бүлә белсәң, хезмәткә дә, гаиләңә дә, үз өеңдәге эшләргә дә вакыт кала. Тормыш иптәшем Таһир белән 37 ел бик матур яшәдек, ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Кызганыч, дүрт ел элек ирем вафат булды. Биш оныгым бар. Хезмәтемне бик яратам. Өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре, ихлас догалары миңа көч һәм дәрт өсти.
Без килгәндә Гүзәлия апа быел тугызынчы дистәне түгәрәкләүче Рашидә апа Шәрәфиева янында иде. Әбинең Казанда яшәүче кызы да кунакка кайткан.
– Әниебез тумышы белән Красный Октябрь авылыннан. Ул бирегә килен булып төшә һәм әтиебез Харис белән биш балага гомер бирәләр, олы тормышка чыгаралар. Кызганыч, бер туганыбыз инде арада юк. Әни – алты онык, алты оныкчык әбисе. Ул гомере буе хезмәттән курыкмады: күмәк хуҗалыкта эшләде, күп еллар фермада сыер сауды. Печән чабу, кибән кую кебек авыр эшләрнең барысына да өлгерде, беркайчан кеше ярдәмен көтеп утырмады. Әтиебез дә, алны-ялны белми, хуҗалыкта намус белән хезмәт куйды. Аның вафатыннан соң, 2016 елда әнигә социаль хезмәткәр билгеләделәр. Безнең өчен Гүзәлия бертуган сеңлебез кебек якын. Ул һәрчак ярдәмгә килә, әнинең хәлен белеп тора. Ул барында күңелебез тыныч. Аңа рәхмәтебез чиксез, – ди Резеда ханым. – Гүзәлия – бик тырыш, чиста-пөхтә, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кеше. Ул үз эшенә зур җаваплылык белән карый, һәркем белән уртак тел таба белә. Үзебез кайта алмаганда да, без аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алабыз, беркайчан үтенечне кире какканы юк.
Социаль хезмәткәр һөнәрен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе дип саныйм. Гүзәлия кебек кешеләр булганда, күңелдә ышаныч һәм рәхмәт хисләре генә туа.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев