Арча станциясендә хатын-кыз товар поезды астында калып һәлак булган
Кайбер мәгълүматлар буенча хатын-кызга 37 яшь булган
Арча станциясендә яшь хатын-кыз товар поезды астында калып һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га фаҗиганең шаһитләре хәбәр итте.
Кичә, кичке сәгать дүрттә Арча тимер юл станциясенең бер юлында товар поезды хатын-кызны бәрдергән.
Шаһитләр сүзләренчә, хатын-кыз поезд астыннан шуышып чыгарга теләгән. Һәм шул мизгелдә поезд кузгалып киткән. Хатын-кыз урында ук вафат булган.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев