Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Җәйнең тәме ничә сум: Кукмара базарындагы бәяләргә күзәтү

Кукмара базарына килеп керүгә үк җәй исе каршы ала: хуш исле җиләкләр, яшелчә, яңа өзелгән яшел тәмләткечләр... Киштәләр муллык белән тулы, әмма бу муллык сатып алучы кесәсенә күпмегә төшә?

Җәйнең кызган чагы. Бу – яллар һәм эссе көннәр генә түгел, ә витаминнар туплау өчен иң мөһим вакыт. Без базарга барып, сәүдә рәтләре буйлап йөреп чыктык һәм яшелчә-җимешләрдән торган бер кәрзиннең күпмегә төшүен исәпләп карадык.

Мондагы һава мәтрүшкә, татлы карбыз, сусыл кура җиләге исләре белән тулган, төрле төстәге чияләр тутырылган әрҗәләр күзне җәлеп итә. Киштәләр алсу-кызыл помидорлар, зөбәрҗәт төсендәге кыярлар белән янәшә тезелгән. Ә сатучылар җәй шактый табышлы вакыт булса да, мәшәкате күп, ди. Иртә торырга, товарны китерергә, кызу кояш астында сәүдә итәргә кирәк. 

Иң элек яшелчә рәт­ләренә юнәләбез. Крас­нодар өлкәсеннән кайта­рылган яшь бәрәң­генең килограммын 65–75 сумга сатып алырга мөм­кин. Ә үзебездә үскән икенче икмәк бераз ваграк, бәясе исә 50–60 сумны тәшкил итә. Түтәлдән генә өзеп алынган кытыршы, бөртекле кыярларның килограммы 80–100 сум тора. Бәясе сортына карап үзгәрә: салат өчен үстерелгән шома кыярлар тозлау өчен яраклы энәле кыярларга караганда арзанрак. Ә менә җирле помидорлар әле өлгермәгән, ахрысы, юлыбызда бер дә очрамады. Көньяк төбәкләрдән китерелгән эре, кызыл помидорларның бер килограммы өчен 200–250 сум сорыйлар. “Бик тиздән үзебезнең һәм Волгоград якларыннан килгән помидорлар да сатуга чыгачак. Татлы болгар борычы – 200 сум,  кабак 100 сум тора”, – ди сатучы.

– Кәбестә алыгыз. Берсе – 50 сум. Яңа уңыш, бакчадан гына өзелгән. Орлыкларын мартта чәчтем, апрельдә ачык туфракка күчереп утырттым. Быел яз җылы килде, шуңа күрә уңыш та яхшы булды, – дип сөйли сатучы ханым.

Җиләк-җимешләргә килгәндә, сезонның “патшабикәсе” булган хуш исле бакча җиләге инде акрынлап урынын бушата башлаган. Аның вакыты чыга: җиләкләре дә ваклана төшкән. Бер килограммын 300 сумга сатып алырга мөмкин. Урынын июльнең яңа фаворитлары – чия, кура җиләге һәм ирга били. Аларның бер килограммы уртача 250–300 сум тора.

Ә менә татлы чия һаман да базарның төп бизәге булып кала, тик бәясе шактый югары. Шулай да сатып алучылар аны учлап алудан туктамый. Краснодар өлкәсеннән китерелгән эре, кара төстәге татлы чиянең килограммы  350 сум дип бәяләнә. Бал кебек татлы, бәрхетсыман нектаринның килограммы 300 сумнан сатыла. 
Базар буйлап йөр­гәннән соң ике төрле фикер кала. Бер яктан, кайбер азык-төлеккә, бигрәк тә җиләк-җимешләргә бәяләр шактый югары һәм кесәгә суга. Икенче яктан, җирле, сезон­лы ризыкларның тә­мен супермаркет киш­тә­ләрендәге ялтыравык җимешләр белән чагыштырырлык түгел.

– Кукмарада күп­фатирлы йортта яшибез. Элек бакчабыз бар иде, хәзер эшләп булмый инде, олыгайдык, – ди Николай абый. – Шуңа күрә кирәк-яракны базардан алабыз. Барысы да үзебезнеке, табигый. Яшелчә, җимеш сезоны бит. Витамин җыябыз. Бер өлешен туңдырабыз, бер өлешен консервлыйбыз. Юкка гына җәйге көн ел туйдыра, димиләр. Эремчек, сөт, авыл йомыркасын да моннан алам. Бер үк сатучыга киләм, аның үз хуҗалыгы булуын беләм. Кибеттә бәлки арзангарак та табарга мөмкиндер, әмма тәме дә, сыйфаты да бөтенләй башка. Монда син ризык кына түгел, ә чын җәйнең тәмен тоясың.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев