Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җәйге каникулларны хәвеф-хәтәрсез үткәрик

Җәй көне балалар еш кына өйдә ялгыз кала, шуңа күрә аларга электр приборлары белән эш итү кагыйдәләрен исләренә төшерергә кирәк.

Балаларның көтеп алган җәйге каникуллары дәвам итә. Кемдер әби-бабасы янында авылда, ә кемдер лагерьда, шәһәрдә ял итәдер. Кайда гына булмасыннар, балалар һәм яшүсмерләр озак вакытка өлкәннәр тарафыннан күзәтүчесез калырга тиеш түгел. 

Җәйге чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү ялларны имин һәм проблемаларсыз үткәрергә ярдәм итәчәк. 
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз, аларның вакытны ничек үткәрүе белән кызыксыныгыз, иминлек турында сөйләшегез! 

Җәй көне балалар еш кына өйдә ялгыз кала, шуңа күрә аларга электр приборлары белән эш итү кагыйдәләрен исләренә төшерергә кирәк. Әгәр сезнең өйдә табигый газ кулланылса, аның белән ничек эш итү турында да искәртергә онытмагыз. 

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту мөһим. Балаларга ут белән уйнарга рөхсәт итмәгез. Тупыл мамыгы һәм коры үләнне яндыруның бәла-казага китерүен аңлатыгыз. 

Яшен һәм көчле җил вакытында, яңгыр яуганда электр чыбыкларының өзелү ихтималы турында да сөйләү мөһим. Электр тогыннан зыян күрмәс өчен өзелгән чыбыкларга кул белән кагылырга, якын-тирәсе дымлы булса, хәтта аларга якын да килергә ярамый. Электр чыбыгы өзелү очраклары турында өлкәннәргә шунда ук хәбәр итәргә кирәк. 

Барлык кирәкле ашыгыч ярдәм күрсәтү телефоннарын кәгазь битенә языгыз. Алар күренә торган урында булырга һәм беренче юлы 112 һәм 101 телефоннарыннан башланырга тиеш.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев