Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Агросыйныфлар күбәя: Кукмара районында авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну арта

«Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агросыйныфлар беркетелгән предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез, балаларны экскурсияләргә йөртәбез», — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

Олыязда агротехнологик сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча республикакүләм очрашу узды. Быелгы уку елында Олыяз урта мәктәбенең 8нче сыйныфында белем алучы 20 укучы агрономия өлкәсендә уңышлы карьера кору өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр ала. 

Олыяз мәктәбендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә тирәнәйтелгән һөнәри белем бирүгә юнәлдерелгән дәрестән тыш эшчәнлек актив рәвештә үстерелә. Ел саен агросыйныфларда 8нче сыйныф укучылары белем ала. Алар аграр өлкәдә уңышлы карьера өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр үзләштерә.

«Безнең төп максатыбыз: балаларда туган ягына мәхәббәт тәрбияләү һәм аларны үзебезнең төбәктә калдыру. Әлегә кадәр агросыйныфлар районның өч мәктәбендә эшләп килә иде. Бу — 3нче урта, Янил һәм Ядегәр мәктәпләре. Агымдагы елда аларның исәбенә Нырья, Сәрдекбаш, Мәчкәрәдәге белем бирү йортлары да кушылыр дип торабыз. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агросыйныфлар беркетелгән предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез, балаларны экскурсияләргә йөртәбез», — дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин. 

Әлеге инициатива районның аграр секторын үстерүгә һәм авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешенә үз өлешен кертә алырдай квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.

Фото: Миләүшә Сабирова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев