«АГРОНТРИ—2026» Бөтенроссия конкурсы: Кукмара районы укучылары зур җиңү белән кайтты
Соңгы яңалыклар

«АГРОНТРИ—2026» Бөтенроссия конкурсы: Кукмара районы укучылары зур җиңү белән кайтты

Әлеге бәйгедә Кукмара районын 18 укучы яклады.

Казан дәүләт аграр университетында 5-11 сыйныф укучылары арасында «АГРОНТРИ—2026» Бөтенроссия конкурсының төбәкара этабы узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 400дән артык яшь талант катнашты. Алар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен 9 номинациядә күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәп укучылары Бөтенроссия финалында катнашачак.

Әлеге бәйгедә Кукмара районының данын 18 укучы яклады.

«АгроМетео» номинациясендә

  • җиңүче — Гүзәл Нигъмәтҗанова (Туембаш төп мәктәбе);
  • призёр — Нариман Мостафин (Сәрдекбаш урта мәктәбе).

«АгроКоптеры 2026» номинациясендә

  • призёр — Амин Мавлютов (Кукмара 3нче урта мәктәбе).

«АгроРоверы» номинациясендә

  • җиңүче — Ярослав Григорьев (Кукмара 3нче урта мәктәбе).

«АгроСмарт» номинациясендә

  • җиңүче — Денис Федотов (Кукмара 3нче урта мәктәбе).

«АгроКосмос» номинациясендә

  • җиңүче — Ислам Тухтаров (Кукмара 3нче урта мәктәбе),
  • призёр — Владислав Федоров (Янил урта мәктәбе).

Фото: район мәгариф идарәсе


Нет комментариев