Бәйрәмнәр төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы конкурслар, җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барды
Шушы көннәрдә Адай авылы клубының ишегалдындагы мәйданчыкта балалар өчен “Күңелле җәй” дигән кичке уен, ә өлкәннәр өчен “Җәйге кичтә” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бу чараларда өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәмнәр төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы конкурслар, җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барды. Уеннарда катнашкан һәр балага күчтәнәчләр тапшырылды. Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары бәйрәмгә тагын да матур бизәк өстәде.
Нет комментариев