2025 елда Татарстан ЗАГСларында 3 мең кешегә паспорт тапшырылган
ЗАГСларда мондый чаралар даими рәвештә оештырыла.
Узган ел республика ЗАГСларында барлыгы 3 мең мәктәп укучысына паспорт тапшырылган. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«2025 ел дәвамында без республиканың 47 ЗАГСында 3 мең укучыга тантаналы шартларда паспорт тапшырдык. Барлык ЗАГСларда да „Батырлык дәресләре“ үткәрәбез. Дәресләргә махсус хәрби операциядә катнашучылар, геройлар, ветераннар чакырыла. Быел да бу юнәлешне актив дәвам итәчәкбез», — дип сөйләде ул.
«Безнең геройларга» республика акциясе дә үткәрелә. Әлеге акция барышында яшьләр ЗАГСларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга котлау открыткалары яза. Шулай ук ЗАГС белгечләре посылкалар җыюда катнаша.
Фото: Михаил Захаров/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев