Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2020: кәбисә елында Кукмара районында булган күңелсез вакыйгалар

Узып баручы елның иң истә калган вакыйгалары турында сөйлибез.

Узып баручы 2020 ел район тарихында күңелсез истәлекләр дә калдырды.

Октябрь аенда булган вакыйга район халкын гына түгел, бөтен республиканы тетрәндерде. Кукмарада яшәүче 16 яшьлек егет янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә. Полиция хезмәткәрләре тоткарлаганда ул аларга ташлана, берсенең аягына һәм кулына пычак белән кадый. Яшүсмергә берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

Тетрәндергеч хәлләрнең тагын берсе – Казанда чыккан янгында биш райондашыбызның һәлак булуы. Янгын Казанның Киров районында Адмиралтейская бистәсе буенча 13нче йорт каршындагы ике катлы бинада килеп чыга. Хәбәр 112 Бердәм хезмәтләр номерына сәгать 3.55тә килеп ирешә. Янгынны сүндергән вакытта биш ир-атның мәете табыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев