Уем Чаллы ягында
Аерылышуны тизләтеп, Автобус чаба гына. Тәрәзәдән син карыйсың, Йөрәгем яна гына. Автобус чаба гына. Хәтерлисең бит, вокзалда Саубуллаштык ул кичтә. "Мәхәббәтеңне сүндермә", Дигән кебек күз карашың Күңелдән китми һич тә. Яшьлек юлларымда очрап, Хисләремне яуладың. Әйтер сүзләрем күңелдә- Берни әйтә алмадым. Ник үзем дә бармадым? ...Син киткән якларга карыйм, Йөрәгем...
Аерылышуны тизләтеп,
Автобус чаба гына.
Тәрәзәдән син карыйсың,
Йөрәгем яна гына.
Автобус чаба гына.
Хәтерлисең бит, вокзалда
Саубуллаштык ул кичтә.
"Мәхәббәтеңне сүндермә",
Дигән кебек күз карашың
Күңелдән китми һич тә.
Яшьлек юлларымда очрап,
Хисләремне яуладың.
Әйтер сүзләрем күңелдә-
Берни әйтә алмадым.
Ник үзем дә бармадым?
...Син киткән якларга карыйм,
Йөрәгем тыныч түгел.
Уйларым Чаллы ягында,
Сине сагына күңел,
Бармыйча мөмкин түгел.
1970
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев