Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кукмара ТВ

«Мин авылда яшәргә телим»: Кукмара яшьләре авылда ничек яши

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүген барысы да заманча таләпләргә туры килә. Ә авылда калырга теләүчеләргә 80-20 программасы буенча йорт төзү мөмкинлеге бар.

Мин авылда яшәргә телим. Күпләр яхшы тормыш эзләп зур шәһәрләргә чыгып киткәндә, алар төрле хуҗалыкларда эштә калганнар. Яшь һәм максатчан. Яшьләргә Авыл җирендә яшәү ошыймы һәм биредә тормыш итәргә акча эшләп буламы? Бу турыда безнең язмада.

Максим Никитинга 24 яшь. Вахитов исемендәге хуҗалыкта ул инде 3 ел эшли. Кышын малларга ризык ташыса, хәзер ул кукуруз чәчү белән мәшгуль. Бирегә эшкә уку йортын тәмамлагач ук урнашкан. Авыл җирендә калганга да үкенмим дие.

Максим әлеге хуҗалыктагы бердәнбер яшь эшче түгел. 34 яшьлек Радик Кәшәфетдинов — баш аграном. Биредә ул 6нчы елын хезмәт куя. Тәҗрибәсен дә җитәрлек күләмдә җыярга өлгергән.

Читтән бәхет эзләмәскә кирәк, дие тәҗрибәле тракторчы Василий Иванов. Вахитов исемендәге хуҗалыкта ул инде башкалар очен "үз кешесе«нә әверелгән. Авыл җирендә хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар диеп саный.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүген барысы да заманча таләпләргә туры килә. Ә авылда калырга теләүчеләргә 80-20 программасы буенча йорт төзү мөмкинлеге бар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев