Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кукмара ТВ

Кукмарада яшь активистлар слеты үткәрелде — видео

Яшь һәм максатчан. Бүген алар — районбызның волонтерлык хәрәкәтләренең актив катнашучылары.

Кукмарада лидерлар беренче слётка җыелды. Мәктәп укучыларын волонтерлык белән шөгыльләнергә нәрсә этәрә, һәм бүген югары сыйныф укучылары дөньяны яхшы якка ничек үзгәртәләр? Безнең язмада.

«Доброцентр», «Форпост», «Алдынгылар хәрәкәте». Яшь активистлар өчен мөһим көн якынлашты: аларның уку елы дәвамындагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды.

«Укудан тыш, сез башка юнәлешләргә дә вакыт табарга тырышасыз: җәмгыять эшендә актив катнашасыз, дусларга, шулай ук мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәсез. Бу бик мөһим эшләр», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

«Без яхшылык белән бүлешәбез», — ди Айзат Гайнуллин. Бер ел дәвамында ул Мәчкәрә мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе булып тора. Әлеге берләшмәгә йөрүчеләр Айзат җитәкчелегендә әби-бабайларга территория җыештыруда булышалар һәм мәктәп территориясен чистарталар.

«Быел „Форпост“ яшьләр патриотик хәрәкәте махсус конкурс игълан иткән иде. Ул грант акчалары хисабына оештырылган. Конкурска җибәрелгән видеоларның барысы да патриотизм темасына багышланган», — ди Айзат.

«Бүгенге көндә һәрбер мәктәптә дә отрядлар эшли. Һәм аларның эшләре дә төрле юнәлештә алып барыла», — диде «Форпост» үзәге директоры Хәниф Шакиров.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев