Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кукмара ТВ

Кукмара районында балаларның мәктәптә җәйге эшләре бара

Мондый практика биредә барлык белем бирү учреждениеләрендә дә гамәлгә ашырыла.

Кукмара районында балаларның мәктәптә җәйге эшләре дәвам итә. Мондый практика биредә барлык белем бирү учреждениеләрендә дә гамәлгә ашырыла. Каникуллар вакытында укучылар уку йортына бер-ике сәгатькә киләләр, укытучыларына ярдәм итәләр, территорияләрне төзекләндерәләр. Бу эшчәнлек турында тулырак киләсе язмада.

Дәресләр инде күптән тәмамланды, каникуллар әлегә дәвам итә. Зур Кукмара авылы мәктәбендә җәйге практика бара.

Бу вакытта балалар белем йорты территориясендә төрле эшләр белән шөгыльләнәләр.

«Хезмәт практикасы-ул, беренче чиратта, балаларны эшкә өйрәтү. Сер түгел, хәзер балалар телефоннар, гаджетлар белән бик күп вакыт үткәрәләр. Эшкә өйрәтүнең үз уңай яклары бар: алар яңа дуслар табалар, җәйне ничек үткәрүләре турында фикер алышалар, саф һавда йөриләр», — ди директорның тәрбия эше буенча урынбасары Чулпан Нургалиева.

Практика мәктәпкә ел саен үтә. Бакча коралы белән балалар берничә сәгать дәвамында яраткан мәктәп территориясен матуррак һәм уңайлырак итәләр: чүп үләннәрен утыйлар, себерәләр һәм мәктәп яны участогында эшлиләр.

«Практика узган вакытта син эшләргә өйрәнәсең. Чөнки киләчәктә боларның барысын да белү кирәк булачак», — ди Зур Кукмара авылы мәктәбе укучысы.

Йолдыз Сәгъдиева инде 4 ел рәттән җәй көне мәктәп яны участогында эшли. Каникул вакытында ял итеп кенә калмыйча, эшләп тә була, ди.

«Бу эшчәнлек мәктәп өчен файдалы. Без бит сентябрьдән монда йөри башлыйбыз, безне монда ашаталар һәм бу мәктәпнең казанышлары аркасында, шуңа күрә без аңа ярдәм итәбез», — ди ул.

Балалар әйтүенчә, практика биредә күңелле уза. Кайвакыт хәтта үзләренә кечкенә вазыйфалар да уйлап табалар.

«Мин су шлангысының эшләвен карап торучы: ул өзелмәсен, су туктамасын диеп», — диде Зур Кукмара авылы мәктәбе укучысы Рөстәм Кондратьев.

Мондый җәйге практика Кукмара районының барлык мәгариф учреждениеләрендә үтә. Балаларның хезмәте тиздән үз уңышларын дә бирә башлыячак. Ә инде көз көне бер түтәлдән уртача 50 килограммга кадәр уңыш алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев