Татарстанда яшенле яңгыр көтелә
Көн темасы

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Синоптиклар көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен фаразлый

Синоптиклар 30 июньдә көндез һәм кич Татарстанның кайбер районнарында яшенле яңгыр, шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен фаразлый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республиканың көньяк районнарында кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Боз да яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +18..+13 градус, ә көндез +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев