Татарстанда томан төшәчәк
Көн темасы

Татарстанда томан төшәчәк

Иртәгә көндез бераз кар явачак, юлларда - бозлавык.

8 гыйнварда иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин, дип яза "Татар-информ".

Моннан тыш, иртәгә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -10...-15 градус булачак. Иртәгә көндез -5...-10 градус салкын булуы көтелә.

фото: Артур Закиев


Нет комментариев