Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган
12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә.
Казанда коронавирус йоктыруның 11 очрагы ачыкланды, Яр Чаллыда - 7, Яңа Чишмә районында – 2, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Норлат, Ютазы районнарында – берәр.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5186 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4017 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев