Сергей Димитриев апрель ае юбилярларын туган көннәре белән котлады
Көн темасы

Сергей Димитриев апрель ае юбилярларын туган көннәре белән котлады

Район башлыгы аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

Олыяз авылында яшәүче Гамилә Заһриева апрель аенда үзенең 95 яшьлеген каршы ала, Кукмарадан Рәисә Әгъзәмова, Юрис Шәйхетдинов, Зур Кукмарадан Әгъләметдин Галәүтдиновлар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев