Фото: Түбән Өскебаш авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде
Көн темасы

Фото: Түбән Өскебаш авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде

Авыл җирлекләрендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Бүген аның чираттагысы Түбән Өскебаш авыл җирлегендә үткәрелде. Иң элек шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итү булды. Анда һәркем үзен борчыган сораулар белән төрле оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итә алды. Җыелыш барышында җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗановның чыгышы тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев