Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмараның кайсы урамнары яңарачак — моны халык хәл итә

Әлеге сайлау — һәр кешегә үз шәһәренең киләчәген формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бирә торган әһәмиятле адым.

Хәзерге вакытта шәһәребез өчен бик мөһим һәм җаваплы чор бара — киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Ул «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларындагы «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты нигезендә үткәрелә. 

Бу программа ярдәмендә шәһәребез елдан-ел матурлана, үзгәрә. Яңа тротуарлар салына, велосипед юллары барлыкка килә, заманча брусчатка җәелә, агачлар утыртыла, яшел зоналар булдырыла. 

Аның төп максаты — һәр кеше өчен уңайлы, куркынычсыз, заманча шәһәр мохите булдыру. Балалар, яшьләр, өлкән буынга яшәү шартлары яхшырак булсын өчен эшләнә бу проект.

Шуңа күрә әлеге сайлау — һәр кешегә үз шәһәренең киләчәген формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бирә торган әһәмиятле адым. Бүген без кабул иткән карарлар иртәгәбезнең нинди булачагын билгели.

Быел тавыш бирүгә өч әһәмиятле урын тәкъдим ителгән: 

  • Ворошилов һәм Ленин урамнарын яңарту һәм заманча шәһәр мохитенә яраклаштыру;
  • Магистральная урамындагы җәяүлеләр зонасын төзекләндерү;
  • Степан Разин урамын төзекләндерү. 

Аларның һәркайсы шәһәр халкы өчен әһәмиятле.

Ворошилов һәм Ленин урамнары — шәһәрнең төп «тамырлары», аның йөрәге кебек. Көн саен меңләгән кеше нәкъ менә шушы урамнардан уза. Аларны яңарту шәһәргә яңа сулыш бирәчәк, хәрәкәтне уңайлырак һәм иминрәк итәчәк, ә тирә-як мохитне заманча һәм күркәм кыяфәткә китерәчәк.

Магистральная урамындагы җәяүлеләр зонасы — ял итү, йөрү, аралашу өчен махсус булдырылган урын. Биредә киләчәктә гаилә белән вакыт үткәрү, дуслар белән очрашу, тыныч кына ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылачак. 

Степан Разин урамы исә комплекслы төзекләндерүне күздә тота. Бу барысын да колачлый дигән сүз: тротуарларны яңарту, яктыртуны яхшырту, яшелләндерү, ял итү зоналары булдыру. 

«Мәрхәмәтле Кукмара» үзәге волонтерлары көн саен шәһәр халкына тавыш бирүдә ярдәм итә. Активистлар кешеләргә киңәшләр генә биреп калмыйча, махсус мобиль кушымта аша урында ук тавыш бирергә дә булыша. Волонтерлар кодлы мәгълүмати белешмәләр тарата: аны смартфон белән сканер ясап, сез шунда ук тавыш бирү битенә күчә аласыз. Әгәр техника белән бәйле кыенлыклар туса, иреклеләр һәр адымны аңлатып күрсәтә һәм барлык сорауларга җавап бирә.

Розалина ШӘЙДУЛЛИНА, волонтер:

— Төп максатыбыз — тавыш бирү процессын мөмкин кадәр гади һәм һәркем өчен уңайлы итү. Без аңлатабыз, юнәлеш күрсәтәбез һәм бөтен этапларын узарга булышабыз. Райондашларның фикере бик мөһим. Нәкъ менә безнең тавышлар кайсы объектларның беренче чиратта тормышка ашырылачагын билгели. Һәр тавыш — матур, уңайлы, заманча шәһәр төзүгә өлеш кертү дигән сүз.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев