Бәйрәм кунаклары безнең ишегалдын да читләтеп узмадылар. Алар күргәзмәләр белән таныштылар, районыбыз үзешчәннәренә кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар.
Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме уза.

Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр — халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте.

Бәйрәм кунаклары безнең ишегалдын да читләтеп узмадылар. Алар күргәзмәләр белән таныштылар, районыбыз үзешчәннәренә кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар. Шулай ук металл савыт-сабалар, киез итек-киез, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләр белән кызыксындылар.

Ахырдан истәлеккә фотосурәткә төшеп, бик канәгать булуларын белдерделәр.


фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев