Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада Сабантуй-2025 ничек узачак: Гүзәл Уразова, ат чабышлары, милли уеннар

Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла.

Район Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.

Программада:

Зур мәйдан: 

  • Сабантуйны ачу тантанасы: театральләштерелгән пролог (10.00 сәгатьтә);
  • Кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү (10.30 сәгатьтә);
  • Балалар көрәше, балалар уеннары (11.30 сәгатьтә);
  • Балалар анимациясе зонасы эшчәнлеге (балалар өчен күмәк уеннар, аквагрим һәм башкалар, 11.00-15.00 сәгатьләрдә);
  • Татарстанның Атказанган һәм Халык артисты Гүзәл Уразованың иҗат төркеме чыгышы (12.00-14.00 сәгатьләрдә).
  • Ир-егетләр көрәше (13.00 сәгатьтә);
  • Волейбол ярышы (махсус мәйданда): ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
  • Шахматчылар ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
  • Шашка ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
  • Аркан тарту (11.30 сәгатьтә);
  • Өч категориядә кул көрәштерү: ир-егетләр, хатын-кызлар, малайлар, кызлар (11.30 сәгатьтә);
  • Йөгерешчеләр ярышы (ат чабышы урынында): малайлар, кызлар, ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә). 

Махсус мәйдан: 

  • Атлар чабышы: гади атлар, токымлы атлар (14.00 сәгатьтә);
  • «Аударыш» ат өстендә көрәшү тамашасы (15.00 сәгатьтә);
  • Халык уеннары (12.00 сәгатьтә):
  • Аякка капчык киеп йөгерү;
  • Гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр, 70 кг-га кадәрле үлчәүдә, 80 кг-га кадәрле үлчәүдә, 80 кг-нан югары үлчәүдә, хатын-кызлар;
  • Капчык сугышы;
  • Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр;
  • Чаңгы киеп йөрү; 
  • Әтәч куып тоту; 
  • Кашыкка йомырка кабып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
  • Вертикаль колгага менү;
  • Авыш колгага менү;
  • Мас-рестлинг-таяк тартышу: ир-егетләр;
  • Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар; 
  • Аякка итек киеп йөгерү; 
  • Тәгәрмәч күтәреп йөгерү;
  • «Каноэ» ярышы;
  • Арбага утыртып йөгерү; 
  • СУМО көрәше; 
  • Бүрәнә күтәреп йөгерү;
  • Көрәш батырларын бүләкләү (17.00 сәгатьтә);

Кече мәйдан: 

  • «Сабантуй гүзәле» район конкурсы (11.00-13.00 сәгатьләрдә).
  • «Шатланышып бәйрәм итә балачак»: Балалар сәнгать мәктәбе, «Галактика» иҗат үзәгенең чыгышы, район сәнгать осталары һәм «Идел» бию төркеме чыгышлары.
  • (13.00-17.00 сәгатьләрдә).
  • Сәүдә һәм туклану зоналары эшчәнлеге (09.00-18.00 сәгатьләрдә).
  • «Халыклар дуслыгы» ишегаллары эшчәнлеге (09.00-18.00 сәгатьләрдә).

Кукмара районында Сабантуй үткәрү көннәре билгеле булды

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев