Кукмара районында Covid-19дан 10 меңнән артык кеше прививка ясаткан
Көн темасы

Кукмара районында Covid-19дан 10 меңнән артык кеше прививка ясаткан

Икенче доза прививканы 9,4 мең кеше алган.

Кукмара районында Covid-19 вакцинациясе буенча кампания дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны 10 031 кеше үткән, тулысынча — 9 400 кеше. Бу хакта Кукмара үзәк район дәваханәсенең Instagram битендә хәбәр ителә.

Вакцинация алдыннан табиб кирәкле документларны тутыра, пациентны карый.

Вакцинациягә 122 телефоны буенча «кайнар линия»гә  яки 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып язылырга була. Дәваханәдә вакцина булу-булмау турында 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча белергә мөмкин.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев