"Олимп" Боз сараенда прокурор, судья, Федераль иминлек хезмәткәрләре һәм ветераннар хоккей уйный (фоторепортаж)
Бүген "Олимп" Боз сараенда зур чара уза. Әлеге минутларда анда хоккей сөюче командалар арасында "Йолдызлар" Кубогына турнир бара. Турнирда Кукмара хоккее ветераннары, Татарстан Югары судының "Фемида", Татарстан прокуратурасы, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе командалары көч сынаша. Турнирның ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакировлар чыгыш ясап,...
Бүген "Олимп" Боз сараенда зур чара уза. Әлеге минутларда анда хоккей сөюче командалар арасында "Йолдызлар" Кубогына турнир бара. Турнирда Кукмара хоккее ветераннары, Татарстан Югары судының "Фемида", Татарстан прокуратурасы, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе командалары көч сынаша.
Турнирның ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакировлар чыгыш ясап, командаларга уңышлар теләделәр.
Турнир хакында тулы язма белән "Хезмәт даны" газетасында таныша алачаксыз.
Эльвира Мөбарәкшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев