Спартакиадада Кукмара үзәк мәчетенә караган мәчетләрдән килгән командалар көч сынашты
Узган шимбәдә мөселман яшьләре арасында жәйге спартакиада уздырылды. Анда Кукмара үзәк мәчетенә караган мәчетләрдән килгән командалар көч сынашты.
- Әлеге спартакиада Туеш стадионында оештырылды. Анда биш команда катнашты: Үзәк, Туеш, Нур Баян, Манзарас һәм Зур Кукмара мәчетләре. Ир-егетләр биш төрле уенда үзләрен сынап карадылар. Спартакиада азагында һәрбер уен төрләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, - дип хәбәр итте районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренчелекне зуркукмаралылар алдылар, икенче – Манзарас, өченче урынны исә Туеш мәчете командасы яулады.
Нет комментариев