Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек клубында “Без – туберкулезга каршы!” дигән мәгълүмати сәгать узды

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Зур Сәрдек клубында мөһим чара үтте. Әлеге йогышлы авыруның Җир шарында, шул исәптән Россиядә дә тарала баруы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөньяда ел саен миллиардлаган кешенең туберкулез белән зарарлануы һәм 4-5 миллион кешенең әлеге чирдән үлүе билгеле. Шуңа күрә һәркемнең саклык чаралары...

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Зур Сәрдек клубында мөһим чара үтте. Әлеге йогышлы авыруның Җир шарында, шул исәптән Россиядә дә тарала баруы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөньяда ел саен миллиардлаган кешенең туберкулез белән зарарлануы һәм 4-5 миллион кешенең әлеге чирдән үлүе билгеле. Шуңа күрә һәркемнең саклык чаралары күрүе мөһим.
Туберкулез турында тулырак мәгълумат бирү һәм әлеге авырудан саклану чаралары турында сөйләшү өчен Зур Сәрдек мәдәният йортында авыл яшьләре белән "Без - туберкулезга каршы!" дип аталган информацион сәгать үткәрелде. Чара барышында туберкулез чиренең үзенең җитдилеге буенча СПИД/ВИЧтан кала икенче урында торуы турында аңлатылды. Туберкулезга каршы профилактик чаралар булып - рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту, спорт белән шөгыльләнү, гомумән, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мөһимлеге турында әйтелде, дип яза "Наш Кукмор".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk