Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек гимназиясендә Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров истәлегенә мәрмәр такта куелды (фото)

Зур Сәрдек җирлегендә Җиңү бәйрәме уңаеннан зур тантана узды. Гимназия алдына митингка килгән кунаклар бу көнне ике тантана шаһитләре булдылар. Бинаның диварына, 12 яшьтән сугышка китеп полк улы булган,шушы җирлектә егерме ел колхоз рәисе булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое, легендар шәхес Камил Фаяз улы Шакиров истәлегенә мәрмәр такта куелды. Бәйрәмгә...

Зур Сәрдек җирлегендә Җиңү бәйрәме уңаеннан зур тантана узды. Гимназия алдына митингка килгән кунаклар бу көнне ике тантана шаһитләре булдылар. Бинаның диварына, 12 яшьтән сугышка китеп полк улы булган,шушы җирлектә егерме ел колхоз рәисе булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое, легендар шәхес Камил Фаяз улы Шакиров истәлегенә мәрмәр такта куелды. Бәйрәмгә килгән сугыш ветераннары өчен махсус программа тәкъдим ителде. Кунакларны район башлыгы урынбасары Р.А.Каримуллина, ветераннанар Советы рәисе М.Мансуров, Камил аганың улы Наил Шакировлар сәламләделәр.Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм концертыннан соң җирлек башлыгы Ф.Фәттаховның, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровның, гимназия директоры Ф.Мостафинның котлаулары һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Авыр юллар узган ветеран Шәмсетдинов Вахит ага да үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Ә бәйрәм табыны, авылыбыз имамы Рифат хәзрәтнең, яуда шәһит киткәннәр рухына Коръән укуы белән башланды. Сугышчан юллар турында бик күп истәлекләр уртаклашып, ветераннарыбыз киләсе Җиңү көнендә очрашырга сүз куештылар. Насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев