Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмара җирлегендә халык җыены үтте

Җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышларның чираттагысы Зур Кукмара авылының күпфункцияле үзәгендә үтте. Бу уңайдан җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев бирегә җыелган халык алдында хисап тотты. Әлеге вазыйфаны ярты ел гына башкаруына карамастан, җирлектәге тормыш шартларын яхшырту өчен шактый эшләр эшләнгән. Киләчәккә билгеләнгән бурычлар да зурдан. "Кукмара" агрофирмасы...

Җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышларның чираттагысы Зур Кукмара авылының күпфункцияле үзәгендә үтте. Бу уңайдан җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев бирегә җыелган халык алдында хисап тотты. Әлеге вазыйфаны ярты ел гына башкаруына карамастан, җирлектәге тормыш шартларын яхшырту өчен шактый эшләр эшләнгән. Киләчәккә билгеләнгән бурычлар да зурдан. "Кукмара" агрофирмасы җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналарның эчтәлекле чыгышлары кызыксыну белән тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үзенең чыгышында үткән елда районда башкарылган эшләргә тукталды. Җыелышта халыкның сорау-тәкъдимнәренә җаваплар бирелде. Җыелыш бер төркем хезмәткәрләрне фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләүләр һәм район Мәдәният йорты үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев