Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Зилант”та “Чыгарылыш кичәсе” гөрләде (фото)

"Зилант" спорт мәктәбендә "Чыгарылыш кичәсе" узды. 41 чыгарылыш укучысы спорт мәктәбен тәмамлау турында таныклык, квалификация зачет кенәгәләре, истәлек медальләре алды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, спорт мәктәбе җитәкчесе Рөстәм Фәйзуллин, мәктәп директорлары, әти-әниләр, тренер-укытучылар катнашты. Волейбол бүлегенә йөрүче кечкенә балаларның, "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, "Акварель" бию төркеменең...

"Зилант" спорт мәктәбендә "Чыгарылыш кичәсе" узды. 41 чыгарылыш укучысы спорт мәктәбен тәмамлау турында таныклык, квалификация зачет кенәгәләре, истәлек медальләре алды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, спорт мәктәбе җитәкчесе Рөстәм Фәйзуллин, мәктәп директорлары, әти-әниләр, тренер-укытучылар катнашты. Волейбол бүлегенә йөрүче кечкенә балаларның, "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, "Акварель" бию төркеменең чыгышлары бәйрәм бүләге булды.

Иң яхшы спортчы балаларга Мактау грамоталары, әти-әниләренә, мәктәп директорларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм теләкләр язып салынган шарларны күккә очыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев