Җәйге чорда Кукмара паркларында нинди чаралар узачак?
Хәбәрләр

Җәйге чорда Кукмара паркларында нинди чаралар узачак?

Җәйге айларда Кукмара шәһәре паркларында күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла. Атлас Булатов исемендәге ял паркында: дүшәмбе (18-20 сәгать) - сәламәтлек сәгате (физзарядка, скандинавча йөрү буенча мастер-класс) сишәмбе (июль - 17-19 сәгать, август - 16-18 сәгать) - ачык уку залы чәршәмбе (18-19 сәгать) - чирәмдә фитнес чәршәмбе (18.30-19.30 сәгать)...

Җәйге айларда Кукмара шәһәре паркларында күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла.
Атлас Булатов исемендәге ял паркында:

дүшәмбе (18-20 сәгать) - сәламәтлек сәгате (физзарядка, скандинавча йөрү буенча мастер-класс)
сишәмбе (июль - 17-19 сәгать, август - 16-18 сәгать) - ачык уку залы
чәршәмбе (18-19 сәгать) - чирәмдә фитнес
чәршәмбе (18.30-19.30 сәгать) - кино күрсәтү
җомга (18-19 сәгать) - чирәмдә фитнес
якшәмбе (16-18 сәгать) - балалар өчен бәйрәм (мәдәни, спорт-күңел ачу программасы)
якшәмбе (19-21 сәгать) - кичке концерт. Көн саен тәүлек буе - буккросинг (китаплар алмашу)
Җиңү паркы:
шимбә (19-22 сәгать) - кичке уен
шимбә (22-23 сәгать) - дискотека
"Зилант" спорт мәктәбе:
сишәмбе (9-12, 13-15 сәгать) - ГТО көне.
Үзәк стадион:
сишәмбе (18-20 сәгать) - йөгерү көне.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы базасында:
чәршәмбе (14-15.30 сәгать) - кино күрсәтү
"Ленин бакчасы" скверында көн саен - буккросинг
Ишегалды бәйрәмнәре:
чәршәмбе (график буенча 18-20 сәгатьләрдә).


Нет комментариев