Янил мәктәбендә "Студентлар бәйрәме” үткәрелде (+Фото)
Чарада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт энерго университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Кукмара аграр көллияте студентлары бар иде. "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип юкка гына әйтмиләр. Бу көнне алар яраткан, аларга белем биргән укытучылары...
Чарада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт энерго университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Кукмара аграр көллияте студентлары бар иде. "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип юкка гына әйтмиләр. Бу көнне алар яраткан, аларга белем биргән укытучылары һәм бергә укыган сыйныфташлары, дуслары белән очраштылар. Уку вакытында барган күңелле, кызыклы вакыйгаларын искә алдылар.
Бәйрәм барышында студентлар белән кызыклы уеннар оештырылды. Алар үзләренең уку йортлары, үз профессияләрен, тырышлыклары, уңышлары, студент тормышы турында сөйләделәр. Мәктәп укучыларына БДИ имтиханнарына зур көч белән әзерләнергә дип киңәш бирделәр, уңышлар теләделәр. Укытучылар, укучылар үзләренең кызыклы сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Әлеге чараны оештырганнары өчен барлык студентлар исеменнән Янил урта мәктәбе коллективына,11 сыйныф укучыларына һәм педагог-организатор Тәнзилә Шагабиевага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев