Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ягымлы җырчы Гөлназ Солтанова операция кичергән

Ягымлы җырчы Гөлназ Солтанова бик тә гаилә җанлы: балалары белән төшкән фотосурәтләрне һәрдаим социаль челтәрдә урнаштырып тора. "Кая гына барсак та, һәрвакыт балаларны үзебез белән алырга тырышабыз. Хәтта бассейнга да гаилә белән йөрибез", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ. Күпләр өч бала әнисе Гөлназ Солтанованың үзен ничек формада тотуы белән...

Ягымлы җырчы Гөлназ Солтанова бик тә гаилә җанлы: балалары белән төшкән фотосурәтләрне һәрдаим социаль челтәрдә урнаштырып тора. "Кая гына барсак та, һәрвакыт балаларны үзебез белән алырга тырышабыз. Хәтта бассейнга да гаилә белән йөрибез", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ.

Күпләр өч бала әнисе Гөлназ Солтанованың үзен ничек формада тотуы белән кызыксына. "Аның сере гади: күп хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, үзеңне яратырга һәм кич белән ашамаска кирәк", ди җырчы. Гөлназ шулай ук сәламәтлекнең дә мөһим булуын белдерде. Сүз уңаеннан, күптән түгел җырчы операция кичергән булган. "Бар да яхшы, Аллага шөкер. Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышым турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмыйм", - ди ул.

Тиздән Гөлназ Солтанова клип төшерергә һәм үзенең яңа җыентыгын чыгарырга җыена.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев