
«Камилә 100 процент әнисенә охшаган! Бәлки тора-бара үзгәрер, кемгә охшавын әйтергә әле иртәрәк тә. Әмма карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим», - дип сөйләгән иде кечкенә Камилә турында Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов.
Мәгълүм булганча, Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова каты авырудан соң 26 гыйнвар көнне арабыздан китте. Аны югалтуга бер елга якын вакыт узса да, яраткан җырчыбыз Вәсилә һәрвакыт безнең күңелләрдә. Урының җәннәттә, оҗмах түрләрендә булсын, Вәсилә!
Нет комментариев