Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу турында кисәтә

Синоптиклар катнаш явым-төшемле циклон тибындагы аномаль җылы һава торышы киләсе атнада да сакланып калачак дип фаразлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 18 - 22 февраль көннәрендә республика территориясендәге һава торышына атлантик циклоннар сериясе йогынты ясаячак. Вакыты белән кар, юеш...

Синоптиклар катнаш явым-төшемле циклон тибындагы аномаль җылы һава торышы киләсе атнада да сакланып калачак дип фаразлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 - 22 февраль көннәрендә республика территориясендәге һава торышына атлантик циклоннар сериясе йогынты ясаячак. Вакыты белән кар, юеш кар яувы ихтимал. Күз күремен начарайтачак бураннар чыгуы, бозлавык, 15 - 18 м/с белән искән көчле җил чыгуы мөмкин. Һава температурасы 18 февраль көнне төнлә -10 -15, көнчыгыш районнарда -21 кә кадәр, көндез -1 дән -6 га, көнчыгышта -10 кадәр суык булачак. Алга таба төнге сәгатьләрдә -1-7, көндез температура -4+2 кадәр күтәреләчәк. Юлларда кар көртләре, бозлавыклар булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

- мондый һава торышы шартларында шәхси транспортта ерак юлларга чыгып китүдән, ачык һавада актив ялдан баш тартырга;

- көчле җил аркасында аварга мөмкин реклама такталары, агачлар янында басып тормаска.

Һава торышы начараю белән республика юлларында торгынлыклар килеп чыгарга мөмкин. Буран юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә куркыныч тудыра. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, мондый шартларда узышудан баш тартырга киңәш ителә, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев