Хәбәрләр

Татарстанда сулыкларында ике ир-ат батып үлгән

Тәтештә яшәгән 1961 елгы ир-ат 24 август кичендә Иделгә су коенырга китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Ир-атның гәүдәсен икенче көнне коткаручылар ярдан 6 метр эчтәрәк, 2 метр тирәнлектән тартып чыгара. Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат аек булмаган. Казанда Гаврилов урамы янында Казансу елгасында 1976 елгы ир-ат батып үлгән. Водолазлар аның гәүдәсен ярдан...

Тәтештә яшәгән 1961 елгы ир-ат 24 август кичендә Иделгә су коенырга китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Ир-атның гәүдәсен икенче көнне коткаручылар ярдан 6 метр эчтәрәк, 2 метр тирәнлектән тартып чыгара. Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат аек булмаган.


Казанда Гаврилов урамы янында Казансу елгасында 1976 елгы ир-ат батып үлгән. Водолазлар аның гәүдәсен ярдан 15 метр эчтә, өч метр тирәнлектән табып ала.

Сулыкларда сак булсак иде!

http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев