Синоптиклар фаразына ышансаң, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 15 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр, аерым районнарда яшен булу ихтимал. Яшен вакытында көньяктан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның төнлә минималь температурасы - +9..+14, көндез исә максималь температура +19..+24 градус булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә +11..+13, көндез +20..+22 градус җылы булуы, яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә.
Искә төшереп узабыз, синоптиклар бүген 14 июндә көчле яңгыр, яшен һәм урыныбелән боз яву ихтималын да җиткергән иде.
Нет комментариев