Татарстан синоптиклары яшен, көчле җил һәм боз явуын фаразлый
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары яшен, көчле җил һәм боз явуын фаразлый

2 июль төнендә һәм көндезен урыны-урыны белән яшен көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

2 июль төнендә һәм көндезен Татарстанда урыны-урыны белән яшен көтелә. Казанда исә яшен көнлез булыр дип фаразлана. Шулай ук, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-20 метрга җитүче көчле җил (Казанда - 18 м/с), көндезен урыны-урыны белән боз яварга мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев