Ташлы-Елга башлангыч мәктәбендә 4 сыйныфлар өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме утте. Бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр һәм дә 1 сыйныфка укырга килергә әзерләнүче нәни дусларыбыз да килгәннәр иде. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды. Укучылар матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Укытучы Лилия Шәйдуллина укучыларны, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. Ә инде 4 сыйныфларның беренче укытучылары...
Ташлы-Елга башлангыч мәктәбендә 4 сыйныфлар өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме утте. Бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр һәм дә 1 сыйныфка укырга килергә әзерләнүче нәни дусларыбыз да килгәннәр иде. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды. Укучылар матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Укытучы Лилия Шәйдуллина укучыларны, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. Ә инде 4 сыйныфларның беренче укытучылары Резидә Әхмәтҗанова укучыларга үзенең теләк-котлауларын шигырь юлларына салган иде. Күңелләрдә дулкынлану, күзләрдә шатлык яшьләре... Бәйрәм соңыннан чәй өстәле артында дәвам итте.
Резидә Әхмәтҗанова



Нет комментариев