Шепшеңәрдә авыл җыены гөрләде (фото)
Яңгыр явуга да карамастан, 9 июльдә Шепшеңәрдә авыл җыены гөрләп узды! Авылдашлар бер-берсен сагынышып, балачак, яшьлек елларын искә алдылар, күңел ачтылар, ярышларда катнашып, иганәче авылдашларыбызның бүләкләренә ия булдылар! Нырты авылыннан килгән артистларыбыз безнең күңелләрне күтәрде. Концертны Гөлнур Иванова алып барды. Җырчыларыбыз - Гатин Ильяс, Иванова Юлия, Мирзагаянова Гөлнара; җырчы, тавыш...
Яңгыр явуга да карамастан, 9 июльдә Шепшеңәрдә авыл җыены гөрләп узды! Авылдашлар бер-берсен сагынышып, балачак, яшьлек елларын искә алдылар, күңел ачтылар, ярышларда катнашып, иганәче авылдашларыбызның бүләкләренә ия булдылар!
Нырты авылыннан килгән артистларыбыз безнең күңелләрне күтәрде.
Концертны Гөлнур Иванова алып барды. Җырчыларыбыз - Гатин Ильяс, Иванова Юлия, Мирзагаянова Гөлнара; җырчы, тавыш операторы - Шакиров Рөстәм, концерт бригадасының продюсеры - Мөхәрләм Чираев, күчмә электростанциянең иганәчесе - Ленар Кәшәпов.
Оештыру эшләре тулысынча Мөхәрләм абый, Равил абый, Илфат абый җилкәсенә төште. Спонсорлар авылыбызның бар халкы: исемләп, нинди бүләк бирүләрен язып тормыйбыз, кунаклар, катнашучылар сөенеп кабул итеп алдылар, барыбызга да зур рәхмәт!
Җыен батыры - Илнар Һадиев, Ятмас Дусай,
2 батыр - Илшат Һадиев, Ятмас Дусай,
3 батыр - Булат Кәримуллин, Байлангар,
4 батыр - Фәрхәт Газизов, Шепшеңәр
Яшьләр көрәше:
Баш батыр - Булат Кәримуллин, Байлангар,
2 батыр - Газизҗан Сабиров,
3 батыр - Азат Исламов, Шепшеңәр-Кукмара
Өлкәннәр:
Баш батыр - Исхак абый Гарифуллин,
2 батыр - Фаиз абый Газизов,
3 батыр - Хәсәнша абый Дәүләтшин,
4 батыр - Заһидулла абый Каюмов
Гер күтәрү:
1 урын - Илмир Фәхретдинов (100)
2 урын- Ринат Кәримов (35)
3 урын - Нурсил Рамазанов (22)
4 урын - Марат Фәхрутдинов (15)
Кул көрәше - апалар:
1 - Әлфинур Фатыйхова,
2 - Нурисә Латыйпова
Кул көрәше - кызлар:
1 - Энҗе Чираева
3 - Дилә Әминова
Бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә катнашкан вә ярдәм иткән барлык авылдашларга зур рәхмәт!
РS. Җыенның тулы фоторепортажы белән "Шепшеңәр авылы" төркемендә таныша аласыз.
Нурсил Рамазанов
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев