Шепшеңәр авылында ифтар ашы үткәрелде
Авыл халкы өчен тагын бер сөенеч бар: Расимның матди ярдәме белән шулай ук авыл мәчете яңартылды
Изге Рамазан аенда Шепшеңәр авылында ифтар ашы үткәрелде. Авыз ачу мәҗлесендә авыл халкы, читтән кайткан авылдашлар белән бергә 40лап кеше катнашты. Икенче көнне мәчеттә балалар өчен изге аш дәвам итте. Бу изге эшне оештыруда Расим Мавлинның, гаилә фермасы җитәкчесе Мөнип Һадиевның, авыл халкының ярдәме зур булды. Авыл халкы өчен тагын бер сөенеч бар: Расимның матди ярдәме белән шулай ук авыл мәчете яңартылды, авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән зират киртәләре төзекләндерелә, дип хәбәр итте Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев