Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Салават күпере»нә - 50 яшь!

«Салават күпере» иҗат берләшмәсе... Бу исем районыбызның әдәбият-сәнгать сөючеләренә яхшы таныш. Туган көне хәзер "торгынлык" чоры дип аталган елларга туры килсә дә, ул үзенең төсләрен балкытып, халыкка иң кирәкле нур яктысын, рух тазалыгын җиткереп барды. Район газетасы сиксән җиде еллык гомеренең илле ике елын "Хезмәт даны" исеме белән чыгып килә....

«Салават күпере» иҗат берләшмәсе... Бу исем районыбызның әдәбият-сәнгать сөючеләренә яхшы таныш. Туган көне хәзер "торгынлык" чоры дип аталган елларга туры килсә дә, ул үзенең төсләрен балкытып, халыкка иң кирәкле нур яктысын, рух тазалыгын җиткереп барды.

Район газетасы сиксән җиде еллык гомеренең илле ике елын "Хезмәт даны" исеме белән чыгып килә. Газета шушы исем белән чыга башлауга редакция коллективы үз тирәсенә хәбәрчеләрне туплый башлый. Әдәби түгәрәк оеша. Бераздан аңа "Аһәңле сүз" дигән исем бирелә. Ә 1970 еллар башында инде ул "Салават күпере" исеме белән иҗат берләшмәсе дип атап йөртелә башлый. Аның составына шигырь һәм хикәя язучылар гына түгел, рәссамнар, музыкантлар, биючеләр, җырчылар да туплана.

"Салават күпере" берләшмәсе исәбендә район һәм республика матбугатында басылып чыккан күпсанлы шигырь һәм хикәяләр генә түгел, ә район Мәдәният йортында, авыл клубларында, ял парклары, мәктәпләр, тулай торакларда оештырылган иҗат кичәләре, концертлар, фестивальләр дә бар. Аларны кешеләр һәрчак көтеп алалар. Берләшмә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен яңартуга, традицияләрен торгызуга да үзеннән билгеле бер өлеш кертә.`

Берләшмә әгъзаларының бүген дә максаты бер - милли әдәбиятебезне, мәдәниятебез һәм сәнгатебезне үстерүгә булышлык итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев