Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рудник авылыннан Мөдәрис Мансуров: Студент елларында гаилә кордым

Студент еллары - яшьлекнең иң матур чорыдыр, мөгаен. Сәгатьләр буе лекцияләрдә утыру, төннәр буе имтиханнарга әзерләнүләр белән генә түгел, кызыклы хәлләр белән дә истә кала ул. Ә сезнең күңелдә студент чагыгыз белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Бу сорау белән таныш-белешләргә мөрәҗәгать итеп караган идем, әмма җаваплар бик кыска булды: "И-и,...

Мөдәрис МАНСУРОВ, Рудник авылы:

-Ул еллар еракта калды инде, гомер бигрәк тиз үтә икән. Мин үзем Мәскәүнең текстиль һәм җиңел сәнәгать институтында читтән торып белем алдым. Сессияләргә елына ике тапкыр барып йөрдем. Шунысы кыен: поездга билетлар булмый, берәр атна буе ала алмыйча интегә идем. Шуның аркасында берничә тапкыр сессиягә дә соңга калдым. Ә инде кайда торырмын дигән проблема булмады, Мәскәүдә туганнарыбыз бар, алар мине үзләренә сыендырдылар. Гадәттә, зур сумкалар белән бәрәңге, ит алып бара идем. Әни яки әби һәрчак камыр ризыклары пешереп җибәрделәр. Ә туганнар: "Нигә ит күтәреп килдең инде?" - дип каршылады, чөнки ул чакта бездә итнең килограммы егерме биш сум торса, Мәскәүдә нибары биш сум иде. Башкала хатыннарының әле алай да кибеттә артык берәзгәләнеп, сайланып йөргәннәре бүгенгәчә күз алдымда. Ә шәһәрдән күчтәнәчкә әфлисун, мандарин алып кайта идем. Күргән җимешләрмени: ничек ашыйсын да белми идек әле башта. Моннан тыш бүләккә ул чагында затлы булган "Может быть" ислемаен ала идем. Уку белән бәйле хәлләргә караганда, әнә шулар күңелгә сеңеп калган. Студент елларым тагын шуның белән истәлекле: гаилә кордым, улыбыз туды.

Фото: 5arts.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев