Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлыйбыз
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. Аңа 59 яшь тулды. Рөстәм Нурлаги улы Миңнеханов 1957 нче елның 1 нче мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән. 1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган ("авыл хуҗалыгы механизациясе" белгечлеге, "инженер-механик" квалификациясе). 1986 нчы...
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. Аңа 59 яшь тулды. Рөстәм Нурлаги улы Миңнеханов 1957 нче елның 1 нче мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән.
1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган ("авыл хуҗалыгы механизациясе" белгечлеге, "инженер-механик" квалификациясе).
1986 нчы елда Читтән торып белем алу Совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәрендә) тәмамлаган ("товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру" белгечлеге, "югары квалификацияле товар белгече" ).
1978-80 нче елларда Саба районының "Авыл хуҗалыгы техникасы" берләшмәсе инженер-диагностикачысы булып эшли.
1980-83 нче елларда - Саба урман сәнәгате хуҗалыгының өлкән энергетигы, баш энергетик.
1983-85 нче елларда Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары була.
1985-90 нчы елларда - Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
1990-92 нче елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе вазифасын били.
1992-93 нче елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.
1993-96 нчы елларда - Биектау районы хакимияте башлыгы.
1996-98 нче елларда - ТР финанс министры.
1998 нче елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җитәкчелек итә.
2010 нчы елның 25 нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов - Татарстан Республикасы Президенты.
2010 елның 16 июненнән 20 декабренә кадәр - РФ Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.
2015 елның 24 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
2015 елның 13 сентябрендә Татарстанда республика Президенты сайланды, аның барышында Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларның 94,4 процент тавышын җыйды.
2015 елның 18 сентябреннән - Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов - икътисад фәннәре докторы (2003 ел), атказанган спорт остасы, эшчәнлеге күп кенә дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев