Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рәнис Габбазовка кем һөҗүм итә?

Р. Ваһапов фестивале лауреаты, моңлы җырчы Рәнис Габбазовның рәсми төркеменә хакерлар һөҗүм иткән. Әмма төркем Ваһапов фонды ярдәме белән тиз арада үз хәленә кайтты, эшләвен дәвам итә. Ни өчен Рәниснең төркеменә һөҗүм ясаганнар? Гастрольгә әзерләнеп йөрүче яшь җырчының кәефен төшерү максатыннан эшләнелгән явызлыкмы бу? Бәлки Рәнис Габбазовның дошманнары бардыр? -...

Р. Ваһапов фестивале лауреаты, моңлы җырчы Рәнис Габбазовның рәсми төркеменә хакерлар һөҗүм иткән. Әмма төркем Ваһапов фонды ярдәме белән тиз арада үз хәленә кайтты, эшләвен дәвам итә. Ни өчен Рәниснең төркеменә һөҗүм ясаганнар? Гастрольгә әзерләнеп йөрүче яшь җырчының кәефен төшерү максатыннан эшләнелгән явызлыкмы бу? Бәлки Рәнис Габбазовның дошманнары бардыр?
- Рәнис Габбазовның Вконтакте төркемендәге рәсми төркеме хакерлар тарафыннан юк ителде. Иң элек берәү төркемне юк итүне таләп итеп язды һәм шуннан соң төркем юкка чыкты. Бу күңелсез хәл җырчының гастрольләре башланыр алдыннан килеп чыкты. Әмма юристларыбыз вәзгыятьне шундук хәл итте. Шөкер, төркем гадәттәгечә эшли башлады. Һөҗүм итүченең кем икәне безгә билгеле, ләкин аның исемен әлегә әйтә алмыйбыз, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Р.Ваһапов фондының җәмәгатьчелек белән элемтә җитәкчесе Айбикә Фәттахова.
Айбикә әйтүенчә, соңгы арада Ваһапов фондының электрон почтасына да һөҗүмнәр ешайган. "Хакер һөҗүмнәренә каршы торырга юристлар һәм техник хезмәткәрләр ярдәм итә. Моңа кадәр кисәтү белән генә чикләндек. Эш зурга китсә, һөҗүм итүчене җаваплылыкка тарту ихтималы бар", - дип белдерде Айбикә Фәттахова.
Бүгенге көндә Р.Ваһапов фонды Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов, Азат Абитов - барлыгы 4 җырчы белән хезмәттәшлек итә. Халык мәхәббәтен яуларга өлгергән бу җырчыларның һәркайсының социаль челтәрдә рәсми төркемнәре бар. Рәнис Габбазовныкыннан кала, башка җырчыларның төркемнәренә һөҗүмнәр булмаган.


Эльвира ШАКИРОВА, "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев