Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район үзәк китапханәсендә “Минем яраткан әдәби героем” номинациясенең район этабы узды

Район үзәк китапханәсенең балалар бүлеге уку залында "Әдәби герой музее" республика конкурсының "Минем яраткан әдәби героем" номинациясенең район этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 3-4, 5-6 сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган эшләр тәкьдим иттеләр. Эшләр арасында төрле материалдан (төсле кәгазь, пластилин, агач, тозлы камыр һ.б.) кул эшләнмәләре бар иде. Конкурска барлыгы...

Район үзәк китапханәсенең балалар бүлеге уку залында "Әдәби герой музее" республика конкурсының "Минем яраткан әдәби героем" номинациясенең район этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 3-4, 5-6 сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган эшләр тәкьдим иттеләр. Эшләр арасында төрле материалдан (төсле кәгазь, пластилин, агач, тозлы камыр һ.б.) кул эшләнмәләре бар иде. Конкурска барлыгы 56 эш кабул ителде. Алар арасыннан жюри әгъзалары сайлап алган өч укучының (Гарданов Булат 6нчы сыйныф укучысы, Тимербаев Рузил 3нче сыйныф укучысы, Хисматов Айрат 3нче сыйныф) ның яхшы кул эшләнмәсе республиканың икенче турына катнашу өчен сайлап алынды. Район үзәк китапханәсе җитәкчелегеннән җиңүче укучыларга дипломнар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев