Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поселокның Спорт һәм Яр кырые (Береговая) урамнарында яшәүчеләр бердәм булып юлга таш җәя (фото)

Поселокның Спорт һәм Яр кырые (Береговая) урамнарында яшәүчеләр Магистральная урамыннан үзләренә таба керүче юлны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Без килгәндә дә, бердәм рәвештә җыелып, таш тараткан чаклары иде. Кайчандыр әлеге юл ябылып, анда машиналарга йөрү өчен тоткарлык тудырылган булган. Халык арасында туган бәхәс Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район...

Поселокның Спорт һәм Яр кырые (Береговая) урамнарында яшәүчеләр Магистральная урамыннан үзләренә таба керүче юлны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Без килгәндә дә, бердәм рәвештә җыелып, таш тараткан чаклары иде. Кайчандыр әлеге юл ябылып, анда машиналарга йөрү өчен тоткарлык тудырылган булган. Халык арасында туган бәхәс Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителеп, юл янәдән ачылган. "Ике урамга 24 хуҗалык исәпләнә. Алла сакласын, ут-күз чыга калса да, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртасы булса да, әлеге юл кирәк бит. Өлкән яшьтәгеләр дә бар, балалар да үсә, вакытны сузмаска, бу мәсьәләне үзебез хәл итәргә булдык, - диләр әлеге урамнарда яшәүчеләр. - Урамдашлар белән сөйләштек, киңәшләштек тә, ремонт эшләрен үткән елның көз аенда башлап җибәрдек, быел исә төгәлләргә исәплибез. Бүгенге көндә әлеге юлга тугыз КамАЗ машинасы таш җәелде. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып, акчалата ярдәм күрсәтә, 3 - 5 мең сум бирүчеләр дә, техника белән булышучылар, шул ук вакытта әлеге эштән читтә калучылар да бар. Тамчыдан күл җыела диләр бит, бергә-бергә эшләнсә, бик авырга да туры килмәс иде".

Юллар мәсьәләсе даими рәвештә күз уңында булып, район буенча бик күп эшләр башкарылса да, ул һаман да актуальлеген югалтмый. Спорт һәм Яр кырые урамында яшәүчеләр әлеге мәсьәләне уңай хәл итә алганнар, аларга хезмәтләренең игелеген күрергә язсын.

Ризилә КОРБАНОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев