Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Полициядә кунакта булдык

Без, 3нче урта мәктәпнең 4 В сыйныфы укучылары, район эчке эшләр бүлегенә экскурсиягә бардык. Анда безне Валерий Федоров каршы алды. Ул балаларны полиция хезмәтенең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштырды. Әңгәмә бик эчтәлекле һәм җанлы булды, балалар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Эчке эшләр бүлеге бинасында урнашкан тарихи бүлмәдә бик кызыклы...

Без, 3нче урта мәктәпнең 4 В сыйныфы укучылары, район эчке эшләр бүлегенә экскурсиягә бардык. Анда безне Валерий Федоров каршы алды. Ул балаларны полиция хезмәтенең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштырды. Әңгәмә бик эчтәлекле һәм җанлы булды, балалар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Эчке эшләр бүлеге бинасында урнашкан тарихи бүлмәдә бик кызыклы экспонатлар тупланган.

Валерий Федоров балаларны кинолог һөнәре белән дә таныштырды. Безнең дүрт аяклы дусларыбыз да тәртип сагында тора икән. Районда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итүче өч эт бар. Шуларның иң өлкәне Мухтар балалар күңелендә аеруча хөрмәт уятты. Кеше генә түгел, гомере буе укый торган этләр дә бар икән бит, балалар өчен бу бик кызыклы ачыш булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев