Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Паркта ут, аппаратураны куярга өстәл юк (сорау-җавап)

Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Кичен матур концертлар, көндез балалар өчен күңел ачу чаралары булып торды. Шушы чараларны мәдәният өлкәсендә эшләүче кем дә булса күзәтеп барырга тиеш булгандыр дип уйлыйбыз. Атлас Булатов исемендәге паркта концерт куеласы урында ут, аппаратураны куярга өстәл юк. Алып баручылар караңгыда диярлек иелә-бөгелә идәндәге аппаратура белән...

Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Кичен матур концертлар, көндез балалар өчен күңел ачу чаралары булып торды. Шушы чараларны мәдәният өлкәсендә эшләүче кем дә булса күзәтеп барырга тиеш булгандыр дип уйлыйбыз.

Атлас Булатов исемендәге паркта концерт куеласы урында ут, аппаратураны куярга өстәл юк. Алып баручылар караңгыда диярлек иелә-бөгелә идәндәге аппаратура белән эшләделәр. Юеш көннәрдә аппаратурага кагылырга да куркып тордылар, чөнки ток бәрә. Аллага шөкер, ул-бу булмады. Өстәл менгезеп куя алмадыгызмы дип, әллә ничә тапкыр шалтыратуга карамастан, "ярар"дан башкасы булмады. Югыйсә, иске өстәл дә ярый иде анда. Мәдәният йортында чыгарып атылган иске өстәлләр булмый калмагандыр, чөнки анда ремонт бара бит.

Кешене эшләтә белгәч, аңа хезмәт урынында эшләү өчен мөмкинлекләр дә тудырырга кирәктер дип уйлыйбыз.

Алда әле бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары кабатланып торыр, әйтелгән фикерләр киләчәктә исәпкә алыныр дигән теләктә калабыз.

Концертларны яратып караучылар (18 кеше кул куйган)

Хатка район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевтан түбәндәге җавап алынды:

-Бәйрәм вакытларында Җиңү Паркы һәм Атлас Булатов исемендәге ял паркларында көнгә өчәр чара үткәрелде. Аның берсе балалар өчен булды. Район Башкарма комитеты тәкъдиме белән һәр җирлек график нигезендә концертлар оештырып, мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы әзерләп килделәр. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр көнне чиратлап кизү торды.

Дөрестән дә, ял паркларының сәхнәсе кышкы чорда бәйрәмнәр үткәрү өчен каралмаган, ут белән тәэмин итү дә тиешенчә түгел. Хатта язылганнарны истә тотып, паркны ут һәм аппаратура урнаштыру өчен махсус җайланма белән тәэмин итүче оешма белән берлектә, бу кимчелекләр бетерелер һәм алдагы бәйрәмнәрне бергә-бергә күңелле итеп үткәрербез дип ышандырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев