Нырты авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Төркәш авылында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында булдылар.
Энҗе Гәрәева һәм Илназ Имамиевлар кунакларны сөенеп каршы алдылар, үзләренең кул эшләре белән таныштырдылар, киләчәктә әлеге эшләнмәләрдән күргәзмә оештыру теләкләре барлыгын әйттеләр. Шулай ук очрашу вакытында китапларга күзәтү ясалды, кычкырып китаплар укылды. Соңыннан балаларга күчтәнәчләр тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
Нет комментариев