Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мошенниклар пенсионер хатын-кызның 97 мең акчасын урлаган

Явыз ниятле кеше үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган.

Мошенниклар Чистайда пенсионер хатын-кызның 97 мең акчасын урлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Полициягә 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул шалтыратучының үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыруын җиткергән. Ир-ат пенсия буенча өстәмә түләүләр барын һәм хатын-кызның банк картасы реквизитларын сораган. Шуннан соң аның счетыннан 97 мең акчасы юкка чыккан.

Әлеге факт нигезендә "Мошенниклык" маддәсе буенча эш кузгатылган. Ачыкланганча, шалтыратучының телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев